-Метки

Әкият Өч аю 19 chippendale keräşen tatarlar брак буа сатира виктор сухоруков габдулла тукай замуж за мусульманина ислам исламские лекции исламские мультфильмы исламские фильмы исламский мир исламский фильм как найти мужа? керәшен татарлар кино кино на татарском языке комод короткометражный костюмнар краснай авылы крещёные татары лучший игровой фильм мастер спорта ссср мультфильмнар татарча мусульмане мусульманка мусульманские традиции мусульманские фильмы мусульманский брак мусульманское кино на татарском языке национальные татарские костюмы нашиды нижгар татарлары нижегородская область нижний новогород никах обряды проповеди пророки река пьяна семья сергач советы мусульманкам түбән новгород өлкәсе татар авылы татар биюләре татар пати татар телендә татарская культура татарская сказка татарские традиции татарские конце татарские костюмы татарские мультфильмы татарские сказки татарские сказки онлайн татарские спектакли татарские традиции татарские фильмы татарское видео татарское искусство татарское кино татарча татарча фильмнар традиции три медведя туй фильм хиджаб художественный чиппендейл шубино шурӘле шурале яндавишча

 -Цитатник

Без заголовка - (0)

КИНО: Батальон Сходили с Алиной и Лехой в киношку на фильм "Батальон". Я изначально идти на эту ...

Без заголовка - (0)

20 самых красивых лошадей в мире от которых трудно отвести взгляд Каждая порода по-свое...

Без заголовка - (0)

Typisk norsk (типично норвежское): БЮНАД И ФЕСТДРАК  В норвежском обществе не...

Без заголовка - (0)

Кино и видео на татарском языке http://shubino-video.ru/old/shubino-dom.kinoteatr.html &nb...

 -Поиск по дневнику

Поиск сообщений в shubino_video_ru

 -Подписка по e-mail

 
Комментарии (0)

Татарская сказка ШУРАЛЕ(ШУРӘЛЕ)Габдулла Тукай

Дневник

Среда, 02 Сентября 2015 г. 16:14 + в цитатник

5838074_88689786_Shurale (700x558, 212Kb)

ШУРӘЛЕ ТАТАРЧА
 

          I

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —
«Кырлай» диләр;

Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-
ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.
Бервакыт чут-чут итеп сайрый Ходайның кошлары;
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.
Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре.
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә Хакның бәндәсе.

II

Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.
Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым...
Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,
Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит «Шүрәле».
Аз гына сабрит әле, әй кариэм! хәзер язам;
Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.

III

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.
һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр,
һич гаҗәп юк, булса булыр,— бик калын, бик күп бит ул;
Күктә ни булмас дисең,— очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

IV

Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле,
Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.
Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта берлән «тук» та «тук»!
Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән;
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.
Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә,
Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.
Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.

Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр;
Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр.
Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,
Шүрәленең бармагы калды — кысылды шап итеп.
Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,
Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.
Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,
Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:

— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм;
Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.
Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым, диеп,
Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп.
Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?
Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;
Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.

Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә;
Ул моның фөрьядларын асла колакка элми дә.

— И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?
Иртәгә килгәнче дустлар, тәндә җаным торса гәр,
Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.

— Әйтсәм әйтим, син белеп кал:
чын атым «Былтыр» минем.

Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!
Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була,
һәм дә ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.
Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»
Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:

— Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең,—
диләр.

Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!
И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!»

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

— Бер дә шикләнмә, Җегет, син;
мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугьры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр,

мин карышмый уйныймын,
Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.

— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

— Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар эчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,
Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире;
Куйды илтеп аузын эчкән бүрәнәгә бармагын,—
Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!
Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу,
Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу.

 

ШУРАЛЕ НА РУССКОМ

Есть аул вблизи Казани, по названию Кырлай.
Даже куры в том Кырлае петь умеют... Дивный край!

Хоть я родом не оттуда, но любовь к нему хранил,
На земле его работал — сеял, жал и боронил.

Он слывет большим аулом? Нет, напротив, невелик,
А река, народа гордость,— просто маленький родник.

Эта сторона лесная вечно в памяти жива.
Бархатистым одеялом расстилается трава.

Там ни холода, ни зноя никогда не знал народ:
В свой черед подует ветер, в свой черед и дождь

пойдет.

От малины, земляники все в лесу пестрым-пестро,
Набираешь в миг единый ягод полное ведро,

Часто на траве лежал я и глядел на небеса.
Грозной ратью мне казались беспредельные леса,
Точно воины, стояли сосны, липы и дубы,
Под сосной - щавель и мята, под березою - грибы.
Сколько синих, желтых, красных там цветов
переплелось,
И от них благоуханье в сладком воздухе лилось,
Улетали, прилетали и садились мотыльки,
Будто с ними в спор вступали и мирились лепестки.
Птичий щебет, звонкий лепет раздавались в тишине
И пронзительным весельем наполняли душу мне.
Здесь и музыка, и танцы, и певцы, и циркачи,
Здесь бульвары, и театры, и борцы, и скрипачи!
Этот лес благоуханный шире моря, выше туч,
Словно войско Чингис-хана, многошумен и могуч.
И вставала предо мною слава дедовских имен,
И жестокость, и насилье, и усобица племен.
Летний лес изобразил я,- не воспел еще мой стих
Нашу осень, нашу зиму и красавиц молодых,
И веселье наших празднеств, и весенний сабантуй...
О мой стих, воспоминаньем ты мне душу не волнуй!
Но постой, я замечтался... Вот бумага на столе...
Я ведь рассказать собрался о проделках шурале.


Я сейчас начну, читатель, на меня ты не пеняй:

1907

Татарские сказки

Татарча экитлэр

https://shubino-video.ru/tatarskie-skazki-tatarcha-kiyatl-r-smotret-onlayn.html

 

Татарские мультфильмы

https://shubino-video.ru/multfilmyi-na-tatarskom-yazyike-smotret-onlayn.html

Татарские считалочки

https://shubino-video.ru/tatarcha-sanau.html

Рубрики:  Татарские сказки

Метки:  

 Страницы: [1]