-Видео

 -Поиск по дневнику

Поиск сообщений в hytatar

 -Подписка по e-mail

 

 -Статистика

Статистика LiveInternet.ru: показано количество хитов и посетителей
Создан: 08.11.2010
Записей:
Комментариев:
Написано: 10




بِسْمِ اللهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ
Бисмилләһ - һәр хәернең башыдыр

Т

Понедельник, 08 Ноября 2010 г. 01:43 + в цитатник

Д


C3A87C2F3904880A8FF4DB2E7248311E

Понедельник, 08 Ноября 2010 г. 00:48 + в цитатник

Дневник hytatar

Понедельник, 08 Ноября 2010 г. 00:08 + в цитатник
Харун Яхья тәхәллүсен кулланучы язучы Аднан Октар, 1956 нчы елда Анкарада туган. Башлангыч, урта мәктәп белән бергә лицейны Анкарада тәмамлаган. Аннан соң Истанбулдагы Мимар Синан университетының гүзәл сәнгатьләр факультетында һәм Истанбул университеты фәлсәфә бүлегендә белем алган. 1980 нче еллардан алып хәзерге көнгәчә иман, фән һәм сәясәт белән бәйле бик күп әсәрләр әзерләде. Болардан тыш, язучының иҗатында, әверелдерүчеләрнең яңлышлыкларын, төшенчәләренең уйдырма икәнлеген һәм Дарвинизмның “канлы” идеологияләр белән бәйле булганлыгын фаш итүче бик күп һәм мөһим ачыкламалары бар.
Харун Яхьяның әсәрләре якынча 30 000 рәсемнән һәм тулаем алганда 45 000 биттән торган бер көллияткә керә. Һәм бу көллият 60 тан артык телгә тәрҗемә ителгән. Язучының тәхәллүсе инкарьчеләргә, аларның, фикерләренә каршы көрәшкән ике пәйгамбәрне хәтерләтеп, аларга хөрмәт йөзеннән Харун һәм Яхья исемнәреннән тора. Язучы тарафыннан китапларның тышлыгында Аллаһ Расүле (с.а.в.)нең тамгасы кулланылган булуы исә, китапларның эчтәлеге белән бәйле. Бу тамга Коръәни-Кәримнең Аллаһның соңгы китабы һәм соңгы сүзе, пәйгамбәребез (с.а.в.)нең исә соңгы пәйгамбәр (Хәтәмүл әнбия) икәнлеген мөһерли.
Язучы бөтен әсәрләрендә Коръәнне һәм Аллаһ Расүленең сөннәтен юл күрсәтүче итеп алган. Шулай итеп, инкарьчелеккә корылган барлык фикри системалар тарафыннан фундаменталь буларак якланган дәгъваларны бөтенләй сүзсез калдырып, соңгы сүз әйтүне максатлаган һәм камиллек иясе булган Аллаһ Расүленең тамгасы, бу соңгы сүзне сөйләү ниятеннән язучы тарафыннан бер дога буларак кулланылган.
Язучының бөтен әсәрләрендәге асыл максаты - Коръән тәблигын Дөньяга ирештерү, шуның аркылы кешеләрне Аллаһның барлыгы, берлеге һәм Ахирәт кебек асыл, иман белән бәйле булган хакыйкатьләр турында уйлануга этәрү һәм инкарьче системаларның черек һәм ялган уйдырмаларын фаш итү.
Харун Яхьяның әсәрләре Һиндыстаннан Америкага, Англиядан Индонезиягә, Польшадан Босния-Герцеговинага, Япониядән Бразилиягә, Малайзиядән Италиягә, Франциядән Болгарияга һәм Русиягә кадәр Дөньяның бик күп илләрендә яратылып укыла. Инглиз, франсыз, алман, итальян, испан, португаль, урду, гарәп, албан, рус, уйгур, Индонезия, Малайзия, бенголи, чин, кишваһили (Танзания теле), һауса (Африкада таралган тел), дһивелһи (Мавританияда кулланыла), Дания һәм Швеция кебек бик күп телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләрдән һәм алар чит илләрдә күп кенә китап укучы тарафыннан күзәтелеп бара.
Бөтен Дөнья буенча күп кешеләр тарафыннан укылган, көтеп алынган бу әсәрләр, бик күп кешенең иман итүенә, бик күбесенең дә иманнарының көчәюенә, артуына вәсилә булып тора. Китапларны укыган, җентекләгән һәркем бу әсәрләрдәге хикмәтле, үзенчәлекле, җиңел аңлашылучан һәм җитди ысулның, акыллы һәм фәнни алымнарның барлыгына шаһит була. Бу әсәрләр дәвамлы тәэсир, кискен нәтиҗә бирү, инкарь ителә алмау сыйфатларына ия. Бу әсәрләрне укыган һәм алар турында җитди буларак уйланган кешеләрнең, матдәчелек фәлсәфәсен, атеизм һәм башка яңлыш карашларны һәм фәлсәфәләрне җитди буларак яклауларын дәвам итүләре мөмкин түгел. Чөнки язучының әсәрләре аларның фикри нигезләрен юк итә, черетә. Моннан соң шундый карашларны һәм фәлсәфәләрне яклауны дәвам итү бары тик тойгысал киреләнү, эмоциональ кабул итмәү яисә психик хасталану сәбәпле генә булырга мөмкин. Заманыбыздагы бөтен инкарьче агымнарның Харун Яхья көллияте каршында, үзләренең яраксыз икәнлекләрен күрсәтү белән бергә, җиңелеп барганлыклары күренә.
Һичшиксез, бу сыйфатлар Коръәннең хикмәтле һәм камил аңлату үзенчәлекләренә ия булганлыгыннан килә. Язучы үзенең әсәрләре белән мактану халәтендә түгел, бары тик кешеләрне Аллаһның тугъры юлына, хакыйкатькә һәм хидаяткә өндәргә генә ниятле. Басылган һәм таралган әсәрләреннән матди мәнфәгать күрми, андый максатлардан саклана. Күп хакыйкатьләрне ирештерүче, кешеләр күрмәгән нәрсәләрне күрсәтүче, кешеләрнең тугъры юлны табуларына вәсилә булучы бу әсәрләрнең укылуына сәбәпче булу бик әһәмиятле бер хезмәт икәнлеге аңлашыла.
Бу кыйммәтле әсәрләрне тарату урынына, кешеләрнең зиһенләрен бутаган, фикер буталчыгы яралдырган, шик һәм шөбһәләрне таратуда, иманны коткаруда көчле һәм кискен тәэсире булмаганлыгы гомуми тәҗрибә белән расланган китапларны тарату исә, көч һәм вакыт югалуга гына сәбәпче булачак. Иманны коткару максатыннан башка, язучысының әдәби көчен белдерүгә юнәлгән әсәрләрдә дә, бу тәэсирнең була алмаячагы ачык күренә. Бу мәсьәләдә шикле булганнар, Харун Яхья әсәрләренең бердәнбер максаты - динсезлекне черету һәм Коръән әхлагын тарату булганлыгын, бу олы хезмәтендәге тәэсирнең, уңышлы булуның һәм җитдилекнең ачык буларак күренүен укучыларның гомуми хуплауларыннан аңлый алалар. Белергә кирәк, җир йөзендәге золым һәм буталчыкның, мөселманнар чиккән изаларның төп сәбәбе – динсезлекнең фикри хакимияте. Болардан котылуның юлы исә, динсезлекнең фикри яктан җиңелүе, иман хакыйкатьләренең ирештерелүе һәм Коръән әхлагының кешеләр аңлап яши алырлык рәвештә аңлатылуы булып килә. Дөньядагы һәр көн артып баручы золымга, әхлаксызлыкка һәм буталчыкка игътибар ителгәндә, бу хезмәтнең булдыра алынган кадәр тиз һәм тәэсирле булырга тиеш икәнлеге аңлашыла. Киресенчә булганда бик соңга калынырга мөмкин.
Бу мөһим хезмәттә баш рольга ия булучы Харун Яхья көллияте, Аллаһның изне белән, 21 нче гасыр кешеләрен Коръәндә белдерелгән хозур һәм саулыкка, дөреслек һәм гаделлеккә, гүзәллек һәм сәгадәткә ирештерүгә вәсилә булачак, иншәАллаһ.

 (328x328, 52Kb)


Поиск сообщений в hytatar
Страницы: [1] Календарь